«Пушкин картасы» яшьләр проекты кысаларында Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Каз өмәсе» татар халык бәйрәме узды.
«Каз өмәсе бәйрәме онытылып бара, безнең теләк — җирлегебездә элекке күңеллелекне кайтару, яшьләргә үзебезнең гореф-гадәтләрне күрсәтү иде», — ди оештыручылар.
Бәйрәм чарасы каз суюга багышланган, өмә җырлары, уен-көлке белән үрелеп барды. Кызлар үзләренең тормышында булган кызыклы хәлләрне бәян итте, өлкән апалар, яшь чакларын искә төшереп, кызык такмаклар әйтте.