Түбән Кама районының «Баш чишмә» керәшен фольклоры ансамбле кызлары балдак салу кичәсенә җыелганнар.
Бер-берсе белән күрешеп, хәлләрен белешеп алганнан соң, олырак ике түтәй изге чишмәдән су алып киләләр. Балдакларны салганда, алар такмаклар әйтеп юрыйлар. Бу куплетлар арасында төрлесе бар:
Югары бактым, ай күрдем,
Түбән бактым,тай күрдем.
Зур абзарның эчләрендә,
Көдрә башлы ир күрдем.
Юрауларны айбагыр белән дәвам иттерәләр, кәгазьләргә язып теләкләрен телиләр. Соңыннан өстәл әзерләп,чәйләр эчәләр.