Халыклар дуслыгы йортында шәһәребезнең өлкән буын вәкилләре өчен «Кичке уеннар» дигән күңел ачу программасы булып узды. Катнашучылар рәхәтләнеп халык җырларын гармунга кушылып жырладылар һәм шигырьләр укыдылар.
Программада шулай ук Анастасия Мещерякова җитәкчелегендәге «Гранат» вокаль-хореографик компаниясе дә катнашты. Балалар үз чыгышлары белән кунакларга бик күп уңай хисләр бүләк иттеләр.