Перейти к содержимому
МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Фото
    • Видео
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге милли чара оештырды

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге милли чара оештырды

admin 20.02.2023

«Без татарлар — дәүләтле халык варислары» дип аталган әлеге бәйрәм Халыклар дуслыгы йортында узды. Ул Татарстандагы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде. (ФОТО)

Фойеда Кол Гали ис. милли китапханә хезмәткәрләре татар халкы тормышын чагылдырган чигүле тастымалар, кул яулыклары, милли киемнәр үрнәкләрен тәкъдим иттеләр, ә Ташлык авылыннан килгән Хамзиннар гаиләсе татар халкының инде онытылып баручы, баллы, татлы, яңарак төр орлыклы чәк-чәкне әзерләп алып килгән иде. Хуҗабикә аны ничек пешергәнен дә сөйләп аңлатты. Матур итеп бизәлгән өстәлдә татар халкының милли ашлары: бәлеш, бавырсак, төш, өчпочмак, вак гөбәдия һәм башка тәм-томнар барлык кунакларның авызыннан суларын агызырдай булып торгандыр дип уйлыйбыз.

«Талир тәңкә» фольклор ансамбле, 49 нчы балалар бакчасы төркеме милли киемнәрне күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Соңыннан барлык кунакларны, катнашучыларны тәм-том белән сыйладылар.

Чара алга таба концерт залына дәвам итте. Программада «Талир тәңкә», «Илхам» ансамбле, «Нардуган» җыр-бию ансамбле, аерым башкаручылар үзләренең талантларын күрсәттеләр. Шәңгәлче авылы клубы хезмәткәрләре оештырган фольклор театры татар халкының «Өй юу» күренешен сәхнәләштерде.

Халыклар дуслыгы йорты

Продолжить чтение

Назад: Дом Дружбы проводит спортивный праздник
Далее: В Нижнекамске состоится конкурс «Леди национальность»

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57