
10 октябрь көнне күңелләребезне җылытып, милли моңнарыбызны бергәләп дуслык бәйрәмдә яңарттык — Татар мәдәнияте көненә җыелдык!
«Татар рухы: Буыннар бәйләнеше» дип аталган бу очрашуда халкыбызның бай тарихы, гореф-гадәтләре һәм моңлы иҗат дөньясына тагын бер онтылмас сәяхәт булды.
Бәйрәмебездә «Талир тәңкә» үзешчән халык ветераннар ансамбле һәм «Илһам» татар эстрада ансамбле иҗади чыгышларын тәкъдим иттеләр.
Шулай ук чарада милли хәзинә: татар халкының чигүләре һәм шәҗәрәләре күргәзмәсе; иҗади остаханәләр: балалар һәм өлкәннәр өчен файдалы мастер-класслар узды.
Хәтергә сеңеп калырдай мизгелләр һәм ихлас аралашулар белән тулы чара узды🌺




