(17 февраль, 2019 ел) Халыклар дуслыгы йортында Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Түбән Кама бүлекчәсе 30 еллык юбилей чарасын уздырды.
Тантананы рәистәш Раиф Галиев алып барды. Кирам хәзрәт Кәшәфетдинов иҗтимагый хәрәкәттә катнашучыларны искә алды, мәрхүмнәр рухына багышлап дога кылды. Бәйрәм кичәсендә Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, Яр Чаллы шәһәре язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин, рәистәш Илдар Сәйфуллин катнашты һәм чыгыш ясадылар. Кунаклар арасында Түбән Кама муниципаль районының җәмәгатьчелек һәм милли оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрхад Сафиуллин, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбарәкшина бар иде. Бәйрәмнән соң кунакларны чәй белән сыйладылар.
Нижнекамский общественный центр отметил свой юбилей
(17 февраля 2019 года) В Доме дружбы народов состоялся 30-летний юбилейный вечер Нижнекамского отделения Всетатарского общественного центра.На мероприятии присутствовали и выступили руководитель Татарского общественного центра Фарит Закиев, соопредседатели Нижнекамского отделения Всетатарского общественного центра Ильдар Сайфуллин, Раиф Галиев, писатель, общественный деятель Фаузия Байрамова, председатель Набережночелнинской писательской организации Факиль Сафин.Среди гостей так же были начальник отдела по связям с общественными формированиями и национальным вопросам исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ Фархад Сафиуллин, начальник управления культуры Нижнекамского муниципального района РТ Гузель Мубаракшина.