(2 апреля 2019) Халыклар дуслыгы йортында өлкән буын вәкилләре өчен “Күңелем минем язлар көтә…” дип аталган җырлы-биюле “Кичке уеннар” программасының чираттагы чарасы үтте.
Фойеда, чын мәгънәсендә, яз сулышы сизелде. Ул һәркемнең күзләрендәге очкыннарда, киемнәрдә һәм бәйрәм кәефендә чагылды. Кичәгә килгән бер генә кеше дә читтә калмады, барысы да диярлек күңелле уеннарда, конкурсларда катнашты, иң активларына истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырылды.
Кичәгә килгән бер генә кеше дә читтә калмады, барысы да диярлек күңелле уеннарда, конкурсларда катнашты, иң активларына истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырылды.
Кунакларга Ландыш Шәфигуллина, Дамирә Гаделшина һәм Нургали Дәүләтшин матур, дәртле җырларын бүләк иттеләр. Театр елына багышланган сораулар һәм актерлык осталыгы буенча үткән кызыклы дәрес тамашачыларның күңелләрен җилкендерде, көлдерде, уйнатты һәм кәеф күтәренкелеге өстәде.
Халыклар дуслыгы йорты