(21 апрель 2019) Халыклар дуслыгы йортында өлкән буын вәкилләре өчен “Яшәешнең гүзәл мизгелләре” дип аталган җырлы-биюле “Кичке уеннар” программасының чираттагы чарасы үтте.
Апрель – Тукай ае. Ул кыска гына гомере эчендә үзенең көчле рухлы талант иясе, кабатланмас шәхес икәнлеген раслады. Әлеге чарада олуг шагыйребез Габдулла Тукайны зур хөрмәт белән искә алдылар, аның шигырьләрен укыдылар. Кичә Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән башланып китте.
Тамашачылар алдында җырчылар Роза Харитонова һәм Илнур Шәрәфуллин чыгыш ясады. Һәр кичәне нурландырып торучы өлкән буын җырчыларыбыз Нургали Дәүләтшин, Рәхимә Газизова һәм Изаиль Нуретдинов халык җырларын башкардылар.
Кунаклар уеннарда, конкурсларда катнашты, бергәләп җырлады һәм биеде, иң осталарына күчтәнәчләр тапшырылды.
Халыклар дуслыгы йорты