Перейти к содержимому
МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Фото
    • Видео
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Халыклар дуслыгы йортының нәни кунаклары әкияттә кунакта булдылар

Халыклар дуслыгы йортының нәни кунаклары әкияттә кунакта булдылар

admin 25.04.2019

(25 апрель 2019) Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында балалар өчен Театр елына багышланган мавыктыргыч чара узды. Шулай ук алар Казан шәһәренең җиде театрына виртуаль сәяхәт кылды.

DSC_0067

Балалар татар театры тарихы белән таныштылар, артист һөнәре, театр профессияләре, театрда үзеңне ничек тотарга кирәклеге, танылган артистлар турында мәгълүмат алдылар.

DSC_0079

“Әкият” татар дәүләт курчак театры турындагы презентация балалар күңеленә бигрәк тә хуш килде. Алар Г.Тукайның “Су анасы”, С.Аксаковның “Аленький цветочек” исемле курчак театры спектакльләреннән өзекләр карап хозурландылар.

DSC_0084

Эчкерсез, ихлас балалар вакытны күңелле үткәрделәр, уен формасында барган әлеге дәрестә төрле җәнлекләрне гәүдәләндергән этюдлар уйнап күрсәттеләр, уңай эмоцияләр алдылар, шатландылар, елмайдылар. Соңыннан аларга баллы күчтәнәчләр тапшырылды.

Халыклар дуслыгы йорты

Продолжить чтение

Назад: «Оло Кон» керәшен бәйрәме кунаклар чакыра
Далее: В Доме Дружбы провели мастер-класс по раскраске пасхального яйца

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57