Перейти к содержимому
МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Фото
    • Видео
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • “Кичке уеннар”да солдат хатларын укыдылар

“Кичке уеннар”да солдат хатларын укыдылар

admin 26.05.2019

(26 май 2019) Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында “Бүләк итәм күңелем җылысын” дип аталган милли көйләребезне, җырларыбызны сөюче өлкән буын вәкилләре өчен оештырылган “Кичке уеннар” кичәсе узды. Чара Бөек Җиңүнең 74 еллыгына  багышланды.

DSC_0262

Хатлар… Кайнар тир, әче күз яшьләре hәм дары исе сеңгән өчпочмаклы солдат хатлары… Хәтерне яңартучы, уңалмас яраларны кузгатучы хатлар. Солдат кешесен туган җире, туганнары, балалары, сөйгән кешесе белән фәкать хатлар гына бәйләп торды. Һәр гаиләдә диярлек фронттан килгән хатлар саклана. Һәрбер хат туган якны сагыну хисе белән сугарылган. «Кичке уеннар» кичәсе барышында нәкъ менә шундый  солдат хатлары укылды.

Концерт программасында Түбән Кама Аксакаллар Шурасы рәисе Васил Камалов, Каенлы авылы мәдәният йортының “Тамаша” халык театры режиссеры Разия Якупова, “GRANAT” хореография коллективы солисты Илана Шәрәфиева, җырчылар Сания Нуриева, Рәхимә Газизова, Дамирә Гаделшина, баянчылар Ринат Гайнуллин, Изаиль Нуретдинов катнашты.

DSC_0286

Кичә тематик шигырьләр, интерактив уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды.

Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йорты

Продолжить чтение

Назад: Нижнекамцы приняли участие в первом молодежном форуме «Культура-Fest 2019»
Далее: В Нижнекамске готовятся к татарскому национальному празднику «Сабантуй»

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57