Перейти к содержимому
МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Фото
    • Видео
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Милләтләр бердәмлеге – зур көч!

Милләтләр бердәмлеге – зур көч!

admin 06.11.2019

(4 ноябрь 2019)  Түбән Камада төрле милләт халыклары үзара дус яши: уртак тел табып белем алалар, хезмәт итәләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, бергәләп күңел ачалар. Үз канаты астына барлык милли-мәдәни оешмаларны туплап, һәрбер милләтне кайгырткан уртак йортыбыз – Дуслык йортына быел нәкъ биш яшь тулды. Бердәмлек көне Халык иҗаты йортында икеләтә зур тантана рәвешендә, киң күләмле фестиваль итеп уздырылды.

ZtLcwuwZMYQ

Фойеда милли бизәкләр төшерелгән өстәлләр тезелгән, аларга һәбер милләтнең музыка уен кораллары, милли курчаклары, баш киемнәре, китаплар, сувенирлар һ.б. куелган. Барысы да тирән эчтәлекле, күңелгә якын, үзләренә тартып тора… Ә, өстәлләр янәшәсендә милли киемнәр кигән кыз-егетләрнең һәрберсе шәһәрдәшләренә  үз милләте хакында сөйли. Сул якта урнашкан фото зоналар яныннан да халык тыныч кына уза алмый. Кемдер фотога төшә, кемдер, киресенчә, фотограф ролен башкара. Үзбәкләргә генә хас келәм эленгән, җәймә җәелгән дастархан  тирәли утырып пыяладан чәй эчүне тасвирлап фотога төшәсеңме, рус һәм керәшен җәмгыятенең ишек алдында, эскәмиягә утырып, йә булмаса читәнгә сөялеп төшәсеңме – үзеңнән тора. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге оештырган фотозона аеруча истәлекле: сый-нигъмәт белән тулган өстәл, кулына чигешле тастымал белән чәч-чәк тоткан татар кызы, Флүр Гайнемөхәммәтовның тальян гармун тартуы, хатыны Рәзинә апаның аңа кушылып җыр сузуы – әйтеп бетергесез хозурлык! Үзеңне былбыл оясында итеп хис итәсең… Концерт алдыннан фойеда төрле милли ансамбльләр чыгышлары оештырылды, а яңгыраган җыр-биюләр – нәкъ туган йорттагы кебек.

8obiMHqZup4

Бүгенге көндә дә Дуслык йортына милли оешмалар өстәлә бара. Әнә шул оешмаларның җитәкчеләре берәм-берәм сәхнәгә күтәрелде. Аларның һәрберсен муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Рәфгать кызы Долотказина  Халыклар дуслыгы йортының 5 еллык юбилее уңаеннан, милли мәдәниятебезне торгызуда, саклап калуда зур һәм тырыш эшчәнлек алып барулары өчен рәхмәт хатлары, мактау грамоталары тапшырды.

Oo8T2VCFyZc

Фестиваль төрле милли-мәдәни оешмаларының чыгышлары белән үрелеп алып барылды.

1n-JobjbJxY

Милләтләр дуслыгы, милләтләр бердәмлеге – зур көч ул! Ә, түбәнкамалылар бердәмлекнең һәм тугрылыкның мөһимлеген аңлап, дус-тату, үзара тыныч һәм килешеп яши, иң мөһиме нәниләргә үрнәк күрсәтәләр.

ngwSbqul0uY

Нурзия Мирхазова

Продолжить чтение

Назад: В Нижнекамске прошел фестиваль «Дружба народов»
Далее: В Доме Дружбы прошло заседание комиссий Нижнекамского Горсовета

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57