Перейти к содержимому
МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Фото
    • Видео
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Дуслык йортында татар хатын-кызлары милли бизәкләр чиктеләр

Дуслык йортында татар хатын-кызлары милли бизәкләр чиктеләр

admin 22.01.2020

(22 гыйнвар 2020) Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы вәкилләре милли бизәкләр чигәргә өйрәнү буенча дәрес уздырды. Чара “Остаз” проекты кысаларында үтте.

DSC_0800

Дәрестә мондый төр матурлыкны тудырырга теләүче түбәнкамалылар күп иде: медицина көллияте студентлары, мәктәпкәчә мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, китапханәчеләр, лаеклы ялдагы өлкәннәр.

DSC_0793

«Тарихка күз салсак, элек-электән безнең татар халкының уңганлыгын, кул эшенә оста булуын күреп, ишетеп беләбез. Кичләрен хатын-кызлар бергәләшеп җеп эрләгәннәр, тукыма тукыганнар, бәйләгәннәр, теккәннәр, чигү чиккәннәр. Яшь киленнәр күз нурларын кушып чиккән мендәр тышлары, сөлгеләр, түрләмәләр белән өйләрен бизәсәләр, өстәл өстендәге ашъяулыклар – татар халкының, гаиләнең – йөзе булып саналган», — дип сөйләделәр дәрестә катнашучылар.

DSC_0801

Бүген исә алар ак тукымага бизәк төшереп, энә белән тамбурлы чигү чиктеләр. Бер сәгатькә сузылган дәресне шәһәребездә эшләп килүче “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең каләм әһеле Фәнүзә Сабирова алып барды. Җаен табып, ул чигүчеләргә үзенең берничә шигырен дә бүләк итте. Мондый төр шөгыльләр Халыклар дуслыгы йортында атна саен уздырылачак.

Дуслык йорты

Продолжить чтение

Назад: Дуслык йорты күңел ачарга чакыра
Далее: «И края в мире нет дороже, где довелось родиться нам…»

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57