(26 гыйнвар 2020) Халыклар дуслыгы йортында җыр-моң яратучы өлкән буын вәкилләре өчен «Ак бураннарга уралып…» дип аталган «Кичке уеннар» күңел ачу программасы узды.
Дәртле биюләр, күмәк җырлар белән үрелеп барган кичәдә җырчылар Миләүшә Федорова, Саимә Шәрапова, Нургали Дәүләтшин, Минниса Гаязова, Илсөяр Кәримова, биюче Аэлита Гаврилова, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе шагыйрәләре Раушания Габбасова һәм Роза Шәехова катнаштылар. Кичәбенең бизәге булган, иң сөенечле һәм куанычлы мизгелләр бүләк иткән, 92 яшьлек тыл ветераны Ләбүдә Шәмсетдин кызы Баязитованың ихлас җырлары, зирәк акылы, җор теле барлык кунакларны таң калдырды. Ул шәһәребездә узучы “Кичке уеннар” программасына беренче тапкыр килүе турында сөйләде һәм өлкәннәр өчен мондый чараларның булуына сөенүен белдерде.