(17 февраля 2020) Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, − һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән.
“Халыкара туган тел көне” атналыгы кысаларында Халыклар дуслыгы йортында “Туган телем – иркә гөлем” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге оештырды.
Чарада мәктәп укучылары, укытучылар, медицина көллияте студентлары, Аксакаллар Шурасы вәкилләре, татар җәмәгатьчелеге, “Талир тәңкә” халык ансамбле катнашты.
Очрашу халкыбызның гимны “Туган тел” җыры белән тәмамланды.