(28 февраля 2020) Халыклар дуслыгы йортында Татарстаныбызның 100 еллыгы кысаларында шәһәребездә яшәп, үзләреннән матур иҗат әсәрләре калдырып киткән язучыларыбызның тормышын барлап, «Татар шигъриятенең җәүһәрләре» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.
Очрашуның беренче өлешендә инде бакыйлыкка күчкән язучыларыбызның иҗатын искә төшереп узылса, икенче бүлегендә 75 яшьлек юбилеен каршылаган, «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучысы Роза Шәехова иҗаты күзәтелде. Шигъри табышмаклар, җыр, моң, шигырьләр белән үрелеп барган кичәдә 9 нчы мәктәп һәм 1 нче гимназия укучылары катнашты. Кичә бик җылы әдәби-музыкаль дулкында узды.