(25 май 2020) Түбән Кама шәһәрендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган төбәк-ара “Сөйкемле бала” бәйгесе төгәлләнде. Балалар өй шартларында әти-әниләре белән бергә әзерләгән видео материал аша үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә, “Сөйкемле кыз-бала” номинациясендә Түбән Каманың 87 нче балалар бакчасыннан Иделия Нурмиева, ә ”Сөйкемле малай” номинациясендә Чаллыдан Айнур Шәрипов җиңү яуладылар.
Күп еллар дәвамында әлеге чараны 64 нче балалар бакчасы оештыра. Быелгы бәйгене үткәрүдә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге һәм Халыклар дуслыгы йорты ярдәм итте.
Туган телебезнең сөйләм телен үстерүгә юнәлтелгән әлеге чараны икенче елга да яңа форматта үткәрергә планлаштыралар.