(26 сентября 2020) Бүген, Халыклар дуслыгы йортына “Татарча диктант яз” акциясендә катнашырга теләк белдергән, югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы студентлар җыелды. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге президиум әгъзалары каршы алды. Әлбәттә, әзерлек алдан ук каралган, карантин таләпләренә җавап бирелек шартлар тудырылган иде. Барлыгы 73 кеше саф татар телендә диктант язды, туган телебезгә булган мөнәсәбәтләрен чагылдырдылар.
Әлеге вакытта язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү эшләре алып барыла.