(25 сентябрьдә 2020) Халыклар дуслыгы йортында җирле шагыйрьләр Мирзанур Шәймурзин һәм Мөнҗия Хәлимованың иҗатларына багышланган «Илһамланып юллар баглыйм» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Каләмдәшләрен «Кама таңнары» әдәби берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, Рифкать Имаев, Анастасия Усачева, Рәфыйк Әхмәдиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флер Гайнемөхәммәтов котлады. Чара «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе һәм Г.Тукай исемендәге китапханә белән берлектә үткәрелде.