Халыклар дуслыгы йортында 10 декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге чираттагы утырыш үткәрде.Утырышта ел буенча эшләнгән чараларга уңай нәтиҗә ясалды.
Иң актив эшләүчеләрне Конгресс бүлеге җитәкчесе Ганиев Рөстәм Мәҗит улы рәхмәт хатлары тапшырды.Киләсе ел туган тел һәм бердәмлек елы буенча план төзелде.Утырыш Тукаебызның туган тел җыры белән тәмамланды.