(31 гыйнварьда 2021) «И туган тел, и матур тел» дип аталган күңел ачу программасы узды.
Татар халкының мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен туплап, яңартып, җыр-уен традицияләрен барлап, саклап, аларны киләчәк буынга тапшыру максатыннан Халыклар дуслыгы йортында 2014 нче елдан бирле һәр айның соңгы якшәмбе көнендә шәһәребезнең өлкән буын вәкилләре өчен җырлы-биюле “Кичке уеннар” тематик күңел ачу программасы уздырылып килә.
Кичәдә “Илхам” татар эстрада ансамбле җырчысы Рөстәм Асадуллин, Халык иҗаты йортыннан “Ләззәт” халык экстрада ансамбле җырчылары катнашты.