5 февраль көнне татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел тула.
Бүген 1,2 гимназия, 24 лицей һәм 11 мәктәп укучылары өчен «Ил улы — бөек шагыйрь» дигән әдәби-музыкаль кичә узды.
✅Муса Җәлил дигәндә — татар халкы, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлил күз алдына килә. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул – чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.
✅М. Җәлил – “Моабит дәфтәрләре” белән милли шигъриятне дөнья киңлекләренә чыгарган, кыска гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлмәс иҗат калдырган, яшәү мәгънәсен туган халкына хезмәттә күргән, аны батыр йөрәкле, үлмәс җанлы итеп таныткан, Ватан азатлыгы хакына газиз җанын биргән, язмыш сынауларына бирешмичә, үлемен батырларча кабул иткән көчле рухлы шәхес.
✅Чарада «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе һәм Түбән Кама аксакаллар шурасы вәкилләре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, аларның батырлыгы турында шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыдылар.
✅Бөек шагыйребез Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичәне оештыруда катнашканы өчен, «Кама таңнары» әдәби берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллинага чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.