Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Ак бураннар кочагында» дип исемләнгән концерт-күңел ачу программасы узды.
Лирик шигырьләр һәм вальс, гармун көйләренә кушылып башкарылган халык җырлары һәм биюләре, татар халык уеннары кичке утыруларның гаҗәеп атмосферасына чумарга һәм уңай эмоцияләр, уңай энергия алырга мөмкинлек бирде.
«Татар кичке уеннары аша без татар халык мәдәниятенең чишмә башы белән танышабыз, онытылган җыр-биюләрне яңадан торгызабыз, аларны үсеп килүче буынга тапшырабыз», – дип бүлештеләр чарада катнашучылар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге