Халыклар дуслыгы йортында керәшеннәрнең «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле солисты Тамара Фролова «Җырланмаган яңа җырларым күп әле» дип аталган кичәсендә тамашачыларга үзенең моңлы, матур җырларын бүләк итте.
Концерт программасында Тамара Фролова башкаруында керәшен халык һәм автор җырлары, шулай ук стильләштерелгән татар җырлары яңгырады.
Сәхнәнең йолдызлары булып шулай ук яшьләр ансамбле «Җиз кыңгырау», Полина Григорьева, Байданкино аулының «Тальяночка» ансамбле, АНТП «Тулпар» кызлары үз чыгышлары белән бәйрәмне бизәделәр.