(15 март 2019) Шәһәребезнең Халыклар дуслыгы йортында шагыйрь Рәфыйкъ Әхмәдиевның “Моң дәръялары” дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Очрашуга М.Җәлил исемендәге гимназия һәм 27 урта мәктәп укучылары һәм укытучылары килде. Чара “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе һәм Г.Тукай исемендәге китапханәләр берләшмәсе белән берлектә үтте.
Рәфыйкъ Әхмәдиев шигырьләр генә язып калмый, аларга көйләр дә иҗат итә. Юбилей кичәсендә аның сүзләренә язылган җырларны “Илһам” ансамбле солистлары Илшат Хәбибуллин, Айгөл Газетдинова башкардылар.
Шагыйрьне юбилее белән “Аксакаллар Шурасы”, татар иҗтимагый үзәге вәкилләре, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәтхулла Абдуллин, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина һәм каләмдәшләре котладылар. Кичә барышында Рәфыйкъ Әхмәдиев үзенең яңа шигырьләрен укыды, сорауларга җавап бирде, оныгы Булат бабасының шигырен укыды.
Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты