Перейти к содержимому
МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Фото
    • Видео
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Халыклар дуслыгы йортында гүзәл затларны хөрмәтләделәр

Халыклар дуслыгы йортында гүзәл затларны хөрмәтләделәр

admin 04.03.2020

(4 март 2020) Шәһәребезнең асыл затлары Халыклар дуслыгы йортына “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә җыелды.

yZpmYeswNhc

Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов тәбрикләүләре белән башланган кичәне үтә дә зур осталык белән мәдәни-массакүләм чаралар оештыру бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мингали Мөхәммәтшин алып барды. Сүз уңаеннан гүзәл туташ-ханымнарга үзенең җырларын да бүләк итте.

Язның иң беренче, иң гүзәл бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсендә шулай ук, Илнур Шәрифуллинның дәртле җырлары, “Тамчылар” бию ансамбленең чыгышы да ямь өстенә ямь өстәде.

1DOgiAnOps4

Күптән түгел Новосибирск өлкәсендә булып кайткан “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының иң актив әгъзасе – Әлфинә Сөнгатуллина чыгышы да бик урынлы иде. Ул сәяхәт барышында күргән-белгәннәрен халыкка җиткерде. Ә инде “Остаз” проекты кысаларында (Фәнүзә Сабирова җитәкчелегендә) асыл җепләр белән милли бизәкләр чиккән ханымнарның эшенә нәтиҗә ясалды, ягъни һәрберсенә сертификатлар тапшырылды.

JGrvvsLYiqo

Кыскасы гүзәл ханымнар, кадерле әниләр, хөрмәтле әбиләр барысына да өлгерәләр. Матурлык, батырлык тудырудан тыш, халкыбызга хезмәт итәләр. Шуңа да, туган телебезне, рухи кыйммәтләрне саклау һәм милли хәзинәбезне киләчәк буынга җиткерү буенча шәһәребездә нәтиҗәле эш алып барыла. Шул уңайдан тырыш хезмәтен зурлап, 8 нче март бәйрәме белән тәбрикләп, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Галиуллинага рәхмәт хаты тапшырылды.

-Obrslmvscc

Әниләрнең кочагыдай җылы, үтемле чара чәй табыны артында дәвам итте.

Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы «Ак калфак»

иҗтимагый оешмасы әгъзасы.

Айрат СӘГЫЙТОВ фотолары

Продолжить чтение

Назад: В Нижнекамске представили новое прочтение пьесы Чехова
Далее: Нижнекамским школьникам рассказали об истории русского народного костюма

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57