(19 февраля 2021) Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте Халыклар дуслыгы йортында “И керәшенем, асыл бизәгем» әдәби-музыкаль кичә уздырды. Уздырылган бу тантанага кунаклар — Чистай шәһәренең «Багалмам» керәшен фольклор ансамбле килде.
Ансамбль башкаруында «Солдат озату» күренешен, халык жыруларын һәм биюләрен тамашачылар алкышларга күмде. «Сүрәкә» һәм «Баш чишмә» фольклор ансамбльләре дә үз осталыклары белән дә сокландырды. «Сүрякя» ансамбленең яшьләр төркеме «Вольные распевы» казаклар ансамбле белән бергә нагайбаклар җыруын башкардылар.