(20 сентябрь 2019) Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә белән берлектә Халыклар дуслыгы йортында “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең “Татар шигъриятенең җәүһәрләре” дип исемләнгәнәдәби-музыкаль кичәсе үтте. Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгына багышланды.
Татарстан үзенең бай табигате, тарихы, тырыш халкы белән горурлана ала. Очрашу Марс Хафизовның “Татарстаным” шигыре белән башланып китте. Сәхнәдә “Ак каламның әдәби мәйданы” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.
“Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары Рәсимә Нәбиуллина, Никифор Тукмачев, Анастасия Усачева, Роза Шәехова, Фәнүзә Сабирова, Вәсимә Сәлахова һәм Рәфыйкъ Әхмәдиев үзләренең иҗат җимешләре аша Татарстан тарихын, аның матур табигатен ачтылар.
Миңгали Мөхәммәтшин, Нур Мусин, Никифор Тукмачев башкаруындагы җырлар белән үрелеп барган кичә күңелләрдә горурлык хисе уятты. Әйе, безнең Татарстаныбыз белән мактанырлыгыбыз бар.
Очрашуга шәһәребезнең беренче гимназия, кадетлар мәктәбе укучылары, китапханәчеләр, укытучылар килде.