(11.02.2020 г.) Халыклар дуслыгы йортында «Халыкара туган тел» атналыгы кысаларында «И керәшенем, асыл бизәгем…» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Чарада керәшен җәмгыяте шагыйрьләре Никифор Тукмачев, Анастасия Усачева, «Баш чишмә», «Сүрякя» халык фольклор ансамбле, солистлар Галина Гыйләҗева, Елена Әмирова, Альбина Никитина, 5 яшьлек Милана һәм Борис Борисовлар катнашты. 10 һәм 16 мәктәп укучылары әлеге программага кунак булып чакырылдылар.