(22 мая 2021) Халыклар дуслыгы йортында, Конгресс бүлеге Ак калфак оешмасы белән берлектә ,туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын исәпкә алып оештырылган чираттагы дәресебездә, 2020-2021 нче уку елы өчен йомгак ясалды.
Бу дәресләрдә балалар татар халык иҗаты турында булган белемнәрен тагын да киңәйттеләр.Бүген исә иң тырыш балаларга, аларны оештырган укытучыларга Конгресс исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.Бу дәресләр соңгысы булмасын, киләсе уку елында да очрашып, халкыбыз иҗатын балалар белән бергәләп, үз туган телебездә өйрәнүне дәвам итсәк иде.Бу дәресләрне оештыруда баряклап ярдәм күрсәткән Конгресс бүлеге җитәкчесе Ганиев Рөстәм Мәҗит улына, башкарма директоры Исмагилова Вәсилә Исмагил кызына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын.