(27 сентябрьдә 2020) Татар халкының мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен туплап, яңартып, җыр-уен традицияләрен барлап, саклап, аларны киләчәк буынга тапшыру максатыннан Халыклар дуслыгы йортында 2014 нче елдан бирле һәр айның соңгы якшәмбе көнендә шәһәребезнең өлкән буын вәкилләре өчен җырлы-биюле “Кичке уеннар” тематик күңел ачу программасы уздырылып килә.