(30 мая 2021) Көнне «Яшәешнең гүзәл мизгелләре» дип аталган күңел ачу программасы узды. Кичәдә җырчы һәм композитор Илһам Сытдыков, Роза Харитонова һәм Илнур Шәрәфуллин катнашты.
Татар халкының мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен туплап, яңартып, җыр-уен традицияләрен барлап, саклап, аларны киләчәк буынга тапшыру максатыннан Халыклар дуслыгы йортында 2014 нче елдан бирле һәр айның соңгы якшәмбе көнендә шәһәребезнең өлкән буын вәкилләре өчен җырлы-биюле “Кичке уеннар” тематик күңел ачу программасы уздырылып килә.