(26 август 2018) Шәһәр көне уңаеннан Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында традицион “Кичке уеннар”күңел ачу программасының чираттагы кичәсе узды.
Кичәгә килгән тамашачылар алдында “Тулпар” халык биюләре коллективы, шәһәребезнең үзешчән җырчылары, “Кайтаваз” татар фольклор ансамбле солисы Люция Әхмәтшина, “Россияночка” вокаль ансамбле солистлары Рауза Кәримова һәм Роза Илюшкина, яшь башкаручы Камилла Сөләйманова чыгыш ясады.
Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты