(26 май 2019) Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында “Бүләк итәм күңелем җылысын” дип аталган милли көйләребезне, җырларыбызны сөюче өлкән буын вәкилләре өчен оештырылган “Кичке уеннар” кичәсе узды. Чара Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланды.
Хатлар… Кайнар тир, әче күз яшьләре hәм дары исе сеңгән өчпочмаклы солдат хатлары… Хәтерне яңартучы, уңалмас яраларны кузгатучы хатлар. Солдат кешесен туган җире, туганнары, балалары, сөйгән кешесе белән фәкать хатлар гына бәйләп торды. Һәр гаиләдә диярлек фронттан килгән хатлар саклана. Һәрбер хат туган якны сагыну хисе белән сугарылган. «Кичке уеннар» кичәсе барышында нәкъ менә шундый солдат хатлары укылды.
Концерт программасында Түбән Кама Аксакаллар Шурасы рәисе Васил Камалов, Каенлы авылы мәдәният йортының “Тамаша” халык театры режиссеры Разия Якупова, “GRANAT” хореография коллективы солисты Илана Шәрәфиева, җырчылар Сания Нуриева, Рәхимә Газизова, Дамирә Гаделшина, баянчылар Ринат Гайнуллин, Изаиль Нуретдинов катнашты.
Кичә тематик шигырьләр, интерактив уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йорты