(30 сентябрь 2018) Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында “Рәхмәтлебез сезнең хезмәткә” исеме астында “Кичке уеннар” күңел ачу программасы булып узды. Әлеге программа Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылды.
Кичәдә үзешчән җырчылар Зөһрә Аитова, Фаяз Гәрәев, Суфия Борһанова, Рәхимә Газизова, Маһира Нуриева, Надежда Зотова, “Альфа” клубының шотланд бию коллективы, гармунчылар Нургали Дәүләтшин, Ринат Гайнуллин, Наил Миннебаев чыгыш ясады. Ял кичәсе татар халык уеннары, җыр һәм биюләре белән үрелеп барды.
Кичәдә катнашучылар рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Һәркем бер-берсенә сәламәтлек, бәхет теләде, киләсе очрашуларга кортадәр, дип саубуллашты.
Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты