(27 октябрь 2018) Халыклар дуслыгы йортында “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары Рәсимә Нәбиуллина һәм Әлфия Хәлиуллинаның «Мин яшәүдән әле туймаган» дип исемләнгән юбилей кичәсе узды.
Чара “Әдәбият корабы” проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге китапханә белән берлектә оештырылды. Кичәдә шагыйрәләр яңа шигырьләре белән уртаклашты, тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап ирде.
Юбилярларны Аксакаллар Шурасы, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе вәкилләре котлады, аларга иҗат уңышлары теләп, истәлекле бүләкләре тапшырды.
Халыклар дуслыгы йорты