Перейти к содержимому
МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Фото
    • Видео
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Нижнекамское отделение Всемирного конгресса татар, совместно с общественной организацией татарских женщин «АК калфак», провели презентацию кулинарного проекта «Ризык пеште — табадан төште».

Нижнекамское отделение Всемирного конгресса татар, совместно с общественной организацией татарских женщин «АК калфак», провели презентацию кулинарного проекта «Ризык пеште — табадан төште».

admin 25.06.2021

(24 июня 2021) Проект пройдет в татарских деревнях и селах Нижнекаиского района. Прошла жеребьевка и первым местом проведения проекта станет Каенлы.

YmyyDNALxMk

24 июнь көнне Халыклар Дуслыгы йортында “Ак калфак” ханымнары Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге белән берлектә утырыш уздырды. Мөһим эчтәлекле чарада шәһәребезнең мактаулы шәхесе Ганиев Рөстәм Мәҗит улы, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Нигъмәтҗанов Альфред Галим улы һ.б. катнаштылар. Алар үзләренең чыгышында “Ак калфак” ханымнарының тәрбия өлкәсендә иң мөһим урын алып торуларын, һәрвакыт һәркемгә үрнәк булуларын дәлилләп мисаллар китерделәр. Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре аша туган телебезне үстерүдә авыл җирлеге белән берлектә тыгыз элемтә урнаштыруны, яшьләрне тәрбияләүдә иң үтемле чара булуын ассызыкладылар.

5sDc1k4EmJE

Күптән түгел VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында катнашкан
“Ак калфак” җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллина уй-фикерләре белән уртаклашты, презентация ярдәмендә күргән-ишеткәннәрен тамашачыга җиткерде, тәрбия эшендә куллану өчен киңәшләр бирде.
Исмәгыйлева Вәсилә Исмәгыйль кызы алып барган утырышның икенче бүлегендә, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге җирле телевидения (НТР) белән берлектә оештырган, Татар халкының ризыгына мәдхия җырлаучы “Ризык пеште, табадан төште” дип исемләнгән проектка старт бирелде. Утырыш азагында, активлык күрсәткән әгъзаларны “Рәхмәт хатлары” белән тәбрикләделәр, карарлар кабул ителде.

lkcEwzhVfyU

 

 

 

Продолжить чтение

Назад: Веселое, увлекательное путешествие в «Национальном трамвае»
Далее: В день молодежи прошел яркий фестиваль народных игр «UENFEST».

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57