(28 октябрь 2018) Матур гадәткә кергән “Кичке уеннар” күңел ачу программасы кысаларында Халыклар дуслыгы йортында “Сөмбелә кунакка чакыра” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.
Чарада “Кайтаваз” татар фольклор ансамбле солисты Сания Нуриева, үзешчән җырчылар Рәхимә Газизова, Лилия Мөхәммәдиева, Надежда Зотова, Изаиль Нуретдинов, Мария Сәетова, Гөлфия Шиһапова, Корбанбикә Кәримова, Фаяз Гәрәев, гармунчылар Наил Миннебаев, Ринат Гайнуллин, Нургали Дәүләтшин катнаштылар.
Кичә җыр-биюләр һәм уеннар белән үрелеп барды. Ахырдан кунаклар тәмле чәй һәм алма бәлеше белән сыйландылар.
Халыклар дуслыгы йорты