Перейти к содержимому
МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Фото
    • Видео
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Түбән Кама керәшен оешмасы тарихи фотолардан күргәзмә әзерли

Түбән Кама керәшен оешмасы тарихи фотолардан күргәзмә әзерли

admin 28.02.2022

Быел үзенең 30 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә торган Түбән Кама керәшен оешмасы халкыбыз мәдәнияте өчен кирәкле зур эшкә тотынган – тарихи фотолардан «Туганнарның ачык җөзләре» исемле күргәзмә әзерли.

Бүгенге көндә җирле керәшен оешмасына Балчыклы авылыннан элгәреге фотоларны туплап, китереп тапшырганнар инде. Шулай ук, нигезен булачак Түбән Камага биреп, халкы тулысынча шәһәргә яки Красный Ключка күченгән Чәбия авылы керәшеннәре дә альбомнарында сакланган фотоларны китергәннәр. Шәһәр төзелгән вакытта үзенең бер урамын саклап кала алган Актүбә керәшеннәре дә кадерле истәлекләрен алып килгәннәр.

Райондагы керәшен авылларыннан тарихи фотолар күргәзмәсе өчен карточкалар җыю әле дәвам итә. Аларны халык үзе китерә. Еллар агышы саргайткан, кәгазе уңып искергән фотоларны заманча технология ярдәмендә яңартуга  керешелгән инде.

Түбән Кама төбәгендәге керәшен авыллары тарихын чагылдырган «Туганнарның ачык җөзләре» дигән фотолар күргәзмәсе киләчәктә  халкыбыз тарихын өйрәнү өчен дә зур ярдәмлек булыр.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Дом Дружбы организовал для детей зимние веселые старты
Далее: В Доме Дружбы проходит масленичная неделя

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57