(11 апрель 2019) Халыклар дуслыгы йортында “Татар кызы-2019” бәйгесенең сайлап алу туры узды. Чараның оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы.
Өченче ел инде шәһәребездә конкурсның сайлап алу зона этабы үтә. Татар кызларының күркәм сыйфатларын: тыйнаклык, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү сәләтен күрсәтү бәйгенең төп максаты булып тора.
Әлеге зонага Әгерҗе, Әлмәт, Актаныш, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Чирмешән муниципаль районнарыннан 17 катнашучы килде. Кызлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, сәнгатьле итеп шигырь укыдылар. Нәтиҗәдә 3 конкурсант җиңүче дип табылды, алар Казанда үтәчәк конкурста катнашачаклар. Алар Алабуга кызы Руфия Сәйфуллина, Актаныштан Регина Габдрахманова һәм Яңа Чишмәдән Адилә Галимова.
Халыклар дуслыгы йорты