Перейти к содержимому
МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Фото
    • Видео
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Түбән Камага Тукай “килде”.

Түбән Камага Тукай “килде”.

admin 23.04.2021

(23 апреля 2021) Түбән Камадагы Халыклар дуслыгы йортында “Бөек Тукайга” дип исемләнгән гаять киң колачлы әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Сәнгать мәктәбенең “Нәргиз” бию ансамбле чыгышы белән ачылган кичәгә Тукай үзе дә “килгән” иде.

KKwihufnJHM

Нәни булса да, күпне белергә омтылган җитди карашы, кулындагы китабы балаларга сабак бирергә җыенган мөгаллимне, шул ук вакытта әдипне хәтерләтте. Тирәсендә бөтерелгән малай-кызларның һәм әкият геройларының бию хәрәкәтләре дә аның уй халәтенә тәңгәл килде сыман, юкса 45 баладан торган музыкаль композиция Тукайның балачагын чагылдыра алмас иде.

kDCExAjDJIc

 Бәйрәм төсмере алган кичәдә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары, Аксакаллар шурасы, төрле җәмгыять вәкилләре (керәшен, украин) катнашты. Алар, форсаттан файдаланып, истәлекләр белән бүлештеләр, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук Г.Тукайның шигырьләрен сөйләп призлы урынга ия булган балалар чыгышы да бик урынлы иде. Алып баручылар – музыка көллияте студенты Гүзәл Евдокимова белән “Нардуган” җыр һәм бию ансамле солисты Айзат Шәйхетдинов, кичәне җиренә җиткереп алып барудан тыш, җыр-моңнарын да суздылар.

juG8N_sZstY

Түбән Камадагы 19 нчы урта мәктәп укучыларыннан торган “Яшь курайчылар” ансамбле чыгышы да ямь өстенә ямь өстәде. Бөтендөнья татар конгресының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев, калабыздагы Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Фаяз улы Хафизов үз чыгышларында “Бөек Тукайга” кичәсендә катнашучыларның барчасын да сөекле Тукаебызның XXI гасырдагы чын варислары булып үсүләрен теләделәр.

QrR-L1q5VNk

Бәйрәм нәкъ Тукайча, “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды. Бәйрәмне оештыручыларга, бигрәк тә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге директоры Вәсилә Исмәгыйлевага, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Ибраһимовага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Нурзия МИРХАЗОВА, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзасы, шагыйрә, Татарстанның атказанган укытучысы

 

Продолжить чтение

Назад: В Доме дружбы прошла познавательная программа «Уголовная ответственность несовершеннолетних».
Далее: Руководители и члены национально — культурных обществ г. Нижнекамска приняли участие в празднике поэзии «Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай…», посвященном 135-летию со Дня рождения Г. Тукая и Году родных языков и народного единства.

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57