(13 февраль 2019 ел) Халыклар дуслыгы йортында Туган тел атналыгы дәвам итә. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге шәһәр мәгариф идарәсе белән берлектә халкыбызның бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган “Гомерем минем моңлы бер җыр иде…” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.
Фойеда шагыйрьнең әсәрләренә нигезләнеп ясалган балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылган иде.
Чарада балалар сәнгать мәктәбенең 1 нче гимназия нигезендәге структур бүлеге укучылары, укытучылар, “Тамчылар” Үрнәк бию коллективы, медицина, агросәнәгать көллияте студентлары, Аксакаллар Шурасы әгъзасы Мәснәви Һадиуллин, шагыйрь Рәфыйкъ Әхмәдиев, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре катнашты. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре, җырлары яңгырады.
Халыклар дуслыгы йорты