(25 июнь 2018) “Телебезне кисәргә берәүнең дә хакы юк. Иреклегә калдырылса, туган телләр бетәчәк”, – ди Татарстандагы башкорт милли-мәдәни автономиясе рәисе Гали Хәсәнов. Ә башкорт халкы бүген үз телен, гореф-гадәтләрен ничек сакларга җыена икән?
– Милли телләрне укыту буенча закон проектын эшләп бетерү өчен бер айлап вакыт калды. Бүген Дәүләт Думасында туган телләр һәм республика телләрен мәктәп программасының мәҗбүри укыту өлешенә кертү турында сүз бара. Тик мәҗбүри өлештә калдырып, туган телне әти-әниләр ихтыярына калдырудан нинди файда бар соң? Монда бернинди алга китеш юк, – дип борчыла Гали Әхтәрович. – Физиканы яки математиканы әти-әниләрнең ризалыгын сорап укытмыйлар бит. Ә ни өчен әле республиканың дәүләт телен, туган телне укыту өчен аларның ризалыгы кирәк? Туган телне аяк астына салып таптау дигән сүз бит бу. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнәсе бар дип, башка милләт укучыларының “туган тел” урынына урыс телен сайлавы куркыныч. Шул имтихан аркасында милли мәктәпләрдә рух югалды да инде. Болай булса, урыслашу тагын да тамыр җәячәк. Туган телләр укыту планының төп өлешендә мәҗбүри укытылырга тиеш. Мәҗбүри укытылган чит тел туган телдән өстенмени? Балаңның, туган телен белмичә, күп чит телләр белүен дә бәхеткә санап булмыйдыр. Бу яктан улларым башкорт телен белә, шөкер.
Гали әфәнде әйтүенчә, туган телне ирекле калдыру башка социаль проблемалар да тудырачак. “Бу хәл туган тел укытучыларының кыскартылуына китерәчәк. Яшьләрнең дә вузлардагы милли юнәлешкә укырга керү теләге кимеячәк. Ихтыяҗ булмагач, туган телләрне укыту да юкка чыга. Шул рәвешле әти-әниләр белән мәктәп арасында, җәмәгатьчелектә бәхәсләргә беркайчан да нокта куелмаячак, – ди ул. – Татарстанда тел мәсьәләсендә барган бәхәсләр исә татарга гына хас түгел. Бу – башка халыкларның да авырткан җире. Башкортстанда әлеге проблема алданрак та башланды. Туган телне укыту өчен, өйдән-өйгә кереп, гариза яздырып йөрделәр. Күпме укытучы эшсез калды. Шундый ук хәл Татарстанда кабатланды. Бүген башкорт теле ирекле укытыла. Әмма бу вәзгыять, киресенчә, халыкны берләштереп, дуслыкны арттырды. Рөхсәт итмиләр дип, авыз ачып торып булмый бит. Татарстанда башкорт теле бүген якшәмбе мәктәпләрендә генә укытыла“.
Гали әфәнде үзе бик кызыклы шәхес булып чыкты. Табиб та, хәрби дә. Кубызда, курайда да оста уйный. Үз халкының фольклоры белән кызыксына. Башкортларның күбесе әлеге уен коралларында уйный белә икән. Бигрәк тә печән өсләрендә моңа җай чыга.
“Курай – минем өчен башкорт халкының тарихы, язмышы ул. Милләтне саклау символы булып тора. Электән курайчылар, уйный башлаганчы, тарихны, риваятьләрне искә төшерергә тиеш булган”, – ди әңгәмәдәшем.
Башкорт халкы, берләшеп, төрле чараларда чыгыш ясый. Монда хәтта репетиция дә кирәкми, бар да ихластан килеп чыга. Гали әфәнде автономияне Түбән Камада яшәп җитәкли. Башкалага еш килергә туры килә.
“Мин медицина университетында укыганда, беренче тапкыр татар егетен күрдем. Аның белән дуслашып киттек. Бергәләшеп уку йортының ансамбленә йөрдек. Самарада укыган чакта, тагын бер татар егете дустыма әверелде. Яшьләр арасында узган чараларда ул – татарча, ә мин башкортча чыгыш ясыйм. Шулай итеп, ике мәдәниятне тулыландыра идек. 1992 елда Карабахтагы хәрби хезмәтемне Түбән Камада дәвам иттерергә туры килде. Анда “Урал” милли-мәдәни автономиясен булдырдык. Казанда – “Башкорт йорты”, Чаллыда “Шоңкар” милли-мәдәни автономиясе эшли башлады. Ә инде 2003 елда бөтен башкортлар җыелышып, төбәкнекен булдырдык. Читтә яшәгән саен, үз гореф-гадәтләреңнең, телеңнең кадерен күбрәк аңлыйсың һәм бәялисең. Тугандаш башкорт – татар халыклары элек-электән бер-берсе белән бик дус яшиләр. Башкортстандагы Бөтендөнья башкортлары корылтае, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары безгә методик яктан, милли мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Кирәк чакта белгечләр, артистлар җибәрә. Бәйрәмнәрдә үзебезнең башкорт тирмәсен корып, үз милли ашларыбызны, җыр-биюләрне, гореф-гадәтләрне тәкъдим итәбез. Татарстанда бөтен милләтләргә дә этнокультураны үстерү өчен тигез шартлар тудырылган. Бездә аңлашу бар. Шул дуслыкны саклап яшәвебезне дәвам иттерәчәкбез.