Перейти к содержимому
МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Фото
    • Видео
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Түбән Кама иҗатчылары Тукай клубында юбилей кичәсенә җыелды

Түбән Кама иҗатчылары Тукай клубында юбилей кичәсенә җыелды

admin 28.01.2019

(28 гыйнвар 2019) Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Тукай клубында Түбән Кама шәһәре “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең 50 еллык юбилей кичәсе узды.

Узган 50 ел дәверендә әдәби берләшмәдә 200 дән артык автор каләм тибрәткән, шулар арасыннан 24 автор Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булу дәрәҗәсенә ирешкән. Моннан тыш 200дән артык китап нәшер ителгән.

IMG_20190129_071434_149-1024x768

Тантаналы чарага мөхтәрәм кунаклар Разил Вәлиев, Данил Салихов, Хатыйп Миннегулов, Фоат Галимуллин, Тәлгать Галиуллин, Наил Дунаев, Розалина Шаһиева, Нәҗибә Сафина, күренекле сәнгать әһелләре, журналистлар һәм шигьрият сөюче Казан тамашачысы килгән иде.

Татарстанның Халык шагыйре, якташыбыз Разил  Вәлиев “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенә һәрчак хәерхаһлы булды: аның эшчәнлеге белән даими кызыксынып, әдипләребез иҗатын һәрдаим күзәтеп, киңәшләрен биреп, иҗат җимешләрен китап итеп чыгарырга булышып торды.

IMG_20190129_071434_153

 

Түбән Камага мәгърифәт нуры тараткан, күп иҗатчыларга канат куйган, милли рух эстәүдә, гореф-гадәтле итүдә әдипләребезнең өлеше зур. Шәһәребездәге иҗтимагый хәрәкәт, тирән эчтәлекле төрле кичәләр “Кама таңнары”нда тудылар дип әйтергә тулы нигез бар.

Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты

Продолжить чтение

Назад: Башкиры Челнов стали создателями нового творческого объединения «Аманат»
Далее: Нижнекамцам предлагают поучаствовать во всемирном чемпионате по чтению вслух

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57