Перейти к содержимому
МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Фото
    • Видео
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Түбән Кама керәшеннәре мирасы «Мәдәни маршрут»та катнаша

Түбән Кама керәшеннәре мирасы «Мәдәни маршрут»та катнаша

admin 01.07.2022

Түбән Кама шәһәренең 31нче мәктәбе белем бирү оешмаларының музейлар арасында уздырыла торган «Мәдәни маршрут» дип исемләнгән Бөтенроссия бәйгесендә катнаша.

Мәктәптә урнашкан «Халкымның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» дип аталган өлкә музее 1995 елдан эшли. Музейга нигез салучы – татар теле укытучысы Зөлфия Нәфыйкова. Хәзерге көндә музей җитәкчесе вазифасын география укытучысы Алевтина Даутова башкара.

«Тәҗрибә уртаклашу һәм яшь буынга милли мәдәниятне җиткерү максатын күздә тотып, без укучылар белән керәшен хатын-кыз һәм ир-ат киемнәрен җентекләп өйрәндек. Мирасыбызны искә төшердек, яңарттык. Әлеге бәйгедә 468 эш арасыннан 50се иң яхшылар исемлегенә керде, ә җиңүчеләр өчәү генә булачак. Хәзерге вакытта тавиш бирү бара», – диде музей җитәкчесе Алевтина Петровна.

Тавыш бирү 2022 елның 1 июлендә тәмамлана. Шушы ссылка аша тавыш биреп була. 

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Народные игры проведут в рамках проекта «Культурная среда города»
Далее: Ансамбль «Кизили» выступил на празднике Гырон Быдтон

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57