Перейти к содержимому
МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ» НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Фото
    • Видео
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Түбән Кама керәшеннәре Нардуганга чыккан

Түбән Кама керәшеннәре Нардуганга чыккан

admin 19.01.2024

Түбән Каманың «Баш чишмә», «Сүрәкә» ансамбльләре Красный Ключ бистәсендә һәм Балчыклы авылында Нардуган бәйрәмен үткәргәннәр. Керәшен җырларын сузып, уен-көлке, такмаклар әйтешеп нардуганчылар кунактан-кунакка йөргәннәр.

Нардуган Рождестводан соң 12 көн буена уткәрелә торган керәшен күңел ачу бәйрәме. Төп шарты — кунаклар йөзләрен танымаслык итеп яшерергә тиеш. Бу вакытта өйгә шау-шу төркемне кертсәң, уңыш, бәхет килә дип ышанганнар.

Түбән Кама районының Балчыклы авылында яшәүче Кузнецовлар гаиләсе бәйрәм оештыручыларын мул табын корып каршы алганнар.

«Алар безнең өйгә бәйрәм, куаныч, сөенеч алып килделәр. Бергә-бергә күңел ачтык. Әти-әниебездән калган җыруларны башкардык. Элек әниләр безгә тапшырганнар, хәзер без балаларыбызга бирергә тырышабыз бу йолаларыбызны», — ди Вера Кузнецова.

Шау-шу төркеменә Балчыклы авылының Палук түтие дә иярә. Әлеге бәйрәмне бер ел да калдырганы юк. Нардуган вакытында керәшен авыллары гөрләп торган.

«Унике көн буена бик зур бәйрәм дип халык олыларча бәйрәм итә, бала-чага туңып кайталар да, мич башына менеп җылыналар да, тагын чыгып китәләр иде. Бик күңелле, кызыклы чак иде», — ди Балчыклы авылында яшәүче Палук Никитина.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: «Хозяюшки» отправили рождественские подарки участникам СВО
Далее: В Нижнекамск приезжает Школа-студия МХАТ

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57