14 май Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел тулуга багышлап Халыклар дуслыгы йортында «Онытырга һич юк хакыбыз» дип исемләнгән концерт чарасы узды.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Флер абый Гайнемөхәммәтов җитәкчелегендәге «Талир тәңкә» ветераннар үзешчән халык коллективы искиткеч эчтәлекле, матур программа тәкъдим итте. Концерт программасы патриотик рухтагы җырлар, шигырьләр, биюләр белән баетылган иде.
Шулай ук хор төркеме һәм солистлар башкаруында татар халык җырлары, шаян бию көйләре композиторларның һәм шагыйрьләрнең авторлык әсәрләре яңгырады.