Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында балалар өчен керәшен фольклорына багышланган дәрес уздырылды.
«Милли» проектны тормышка ашыру максатыннан, балаларны җыеп, Эльмира Гыйльметдинова, Ольга Вәлиуллина керәшен милли кименәре, бәйрәмнәре, уен-йолалары белән таныштырдылар. Балалар үзләре дә керәшен көенә әйлән-бәйлән уйнады.