Чистай шәһәрендә «Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурс-фестиваленең беренче сайлап алу туры узды. Анда Чистай һәм Түбән Кама районнары катнашты.
Катнашучылар саны узган еллардагы кебек күп булмаса да, зона турына әзерлек яхшы оештырылган. Конкурсантларның башкару осталыгын, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларын, сәхнә күлмәкләрен һәм репертуарларын энә күзеннән уздырып, мәртәбәле жюри катнашучыларга үз киңәшләрен бирделәр.
Сайлап алу нәтиҗәләре буенча, «Фольклор-этнографик ансамбль» номинациясендә (12-17 яшьлекләр) 1нче урынны Түбән Кама шәһәренең «Җиз кыңгырау» ансамбле (җит. Вәлиуллина О.) алды. «Халык вокалы» номинациясендә (12-17 яшьлекләр) 1нче урынны Түбән Кама шәһәреннән Ариана Кадыйрова (җит.Вәлиуллина О.) алды.