(20 октябрь 2018) Халыклар дуслыгы йортында Түбән Кама шәһәре һәм районы “Аксакаллар Шурасы” иҗтимагый оешмасының 20 еллык юбилей кичәсе узды.
Оешманы бәйрәм белән котларга күп кунак килгән иде: Түбән Кама районының җәмәгатьчелек һәм милли оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрхад Сафиуллин, ТР Аксакаллар Шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов, Әлмәт, Бөгелмә шәһәре иҗтимагый оешмалары, Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, китапханәләр берләшмәсе, “Туган як” газетасы, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе, җәмигъ мәчете имам–хатибы ярдәмчесе Булат Баһаветдинов, “Талир тәңкә” халык фольклор ансамбле, җырчы Илһам Хасматуллин, Миңгали Мөхәммәтшин, Гүзәлия Гыйбадуллина, Артур Ризаев, гармунчылар һәм 39 нчы балалар бакчасының курайчылар ансамбле.
Кичәдә матур теләкләрдән тыш моңлы җырлар яңгырады, татар биюләре башкарылды.
Халыклар дуслыгы йорты