Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессының Тубән Кама булеге оешмасы бөек шагыйребез Габдулла Тукай истәлегенә багышлап «Тукай безнең күңелләрдә» исемле әдәби-музыкаль кичә оештырды.
Кичәгә кунак булып 1 нче гимназия балалары килде. Алар өчен 2 нче гимназия нигезендә урнашкан балалар сәнгать мәктәбеннән «Шаяннар» курайчылары ансамбле, музыка көллияте укучысы, баянист Нафис Шайдуллин чыгыш ясадылар һәм бәйрәмгә тагы да ямь өстәделәр.
15 балалар бакчасы татар теле белгече Гөлнар Харисова балаларны Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Кичә «Су анасы», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Акбай» мультфильмнарын карап, «Туган тел» җырын башкарып тәмамланды.
Түбән Каманың Дуслык йорты